Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сез газета-журналлар укыйсызмы?

Бу көннәрдә редакциябездә, почта бүлекләрендә “кызу урак өсте”.

2024 елның беренче яртысына газета-журналга яздыру кампаниясе төгәлләнүгә күп тә калмый. Ләкин күп авылларда почтальон булмау проблемасы бар. Вакытлы матбугатны яздыруда кыенлыклар тудыра бу. Ә сез киләсе ел өчен газета-журналларга язылдыгызмы? Без райондашларыбыз арасында шундый сораштыру үткәрдек.


Вәгыйзь Хәмитов:
– Без китап, газета-журналлар укып үскән буын.Район газетасын да утыз елдан артык яздырып алабыз. Район тормышы яктыртыла, кызыклы язмаларны көтеп алам. Ләкин яшьләрнең вакытлы матбугатка язылмавы, газеталарыбызның тиражы кимүе өчен борчылам. Яңа гына типографиядә басылып чыккан газетаның тәмен, аны озак еллар яратып укыган кешеләр генә тоя аладыр ул.


Диана Минеева:
– Мин район яңалыклары белән газета сайты аша танышып барам. Көненә әллә ничә мәртәбә сайтка
кереп, яңалыклар укыйм. Газетаны әниләрем алдыра иде элек, хәзер юк.


Гөлсинә Хәсәнова:

– Мин җомга көнне “Зәй офыклары”ның килүен хат ташучыбызны тәрәзәдән карап көтеп алам. Хат
ташучыбыз бик ипле кеше, түләүләребезне дә аның аша хәл итәбез, аны кире борып чыгарасым килми, аны да аңларга була - план тутырасы бардыр. Ай саен пенсия килеп тора әле. Гомер буе алдырган район газетасыннан аерылмаска булдым – язылып куйдым.


Петр Николаев:
– Элек газета-журналларны күп алдыра идем. Тик хәзер авылыбызда почтальон юк шул. Гомер-гомергә почта хезмәте абруйлы саналды. Менә хәзер шушы һөнәр ияләренә кытлык авылда. Бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итсеннәр иде. Аннан аларга товар сатуны йөкләп тә дөрес эшләмәделәр дип уйлыйм. Почта бит беренче чиратта вакытлы матбугат тарату белән бәйле булырга тиеш.


Рәсимә Гайфуллина:
– Киләсе яртыеллык өчен газеталарга язылып өлгермәдек әле. Газета уку ул минем өчен бер культура дияр идем. Иртән торып кофе-чәй эчкәндә газетаны каршыга куеп, язмалар белән танышу инде гадәткә керде.


Халисә Моратова:
– Картайдым шул, күзләрем начар күрә. Шулай да көне буе радио тыңлыйм. Азрак радио аша да район газетасында басылган хәбәрләр, яңалыклар белән таныштырсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев