Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сергей Урванцев: “Гражданнар хокукларын яклау – төп бурычыбыз”

Һөнәри бәйрәм уңаеннан эш нәтиҗәләре турында шәһәр прокуроры белән әңгәмә.

12 гыйнварда билгеле булганча, илебездә прокуратура хезмәткәрләренең  һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул Яңа ел ялларыннан соң беренче эш көненә туры килде. 

Сергей Урванцев җитәкчелегендә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Казанда узган тантаналы чарада каршы алды. 

Зәебездә 8 кешедән торган әлеге коллектив гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча  хокук сагында тора. Узган 2025 ел да   шәһәр прокуратурасы өчен тыгыз эшчәнлектә үтте. Бу хакта без шәһәр прокуроры Сергей Урванцев белән сөйләштек. 

– Сергей Александрович, хезмәт нәтиҗәләренә тукталып, прокуратура хезмәткәрләре башкарган эшләргә, ел дәвамында сезнең алда торган өстенлекле юнәлешләргә тукталыйк әле...

– 2025 елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан 1700дән артык закон бозу очрагы ачыкланды.  Аларны бетерү максатында закон таләпләренә каршы килә торган хокукый актларга 300дән артык протест ясалды, судларга 70тән артык гариза җибәрелде, ачыкланган хокук бозуларны бетерү максатында 600дән артык күрсәтмә бирелде. Әлеге эшләрне  карау нәтиҗәләре буенча 500дән артык вазифаи зат – дисциплинар җаваплылыкка, прокурор  карарлары буенча 50дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды, прокурор тикшерүләре материаллары буенча хокук саклау органнары тарафыннан 4 җинаять эше кузгатылды. Шулай ук шәһәр проку-ратурасы хезмәткәрләре тарафыннан 2025 елда судта  143 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве сыйфатлы алып барылды. Аларда аклау карарлары чыгарылмады. 

Ел дәвамында прокурор күзәтчелегенең өстенлекле юнәлешләре булып балигъ булмаганнар һәм яшьләрнең, күп балалы гаиләләрнең, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын яклау, мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып һәм коррупциячел күренешләр булган җинаятьләрне профилактикалау һәм аларга каршы тору мәсьәләләре торды. Мон-нан тыш, аеруча илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда законнарның үтәлеше, торак-коммуналь, сәламәтлек саклау сфераларында законлы таләпләрнең гамәлгә ашырылышы, объектларның террорчылыктан сак-ланылышы  һәм оборона-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

– Коррупциячел гамәлләрне авызлыклау мәсьәләсенә аерым тукталыйк әле. Үткән елда әлеге эшчәнлек прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан аеруча катгый барды кебек.

– Әйе, бу юнәлештә кискен эшләдек, дисәк тә, ялгыш булмас. 2025 елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан әлеге өлкәдә 20дән артык закон бозу очрагы ачыкланды, аларны бетерү максатын-нан 12 тәкъдим кертелде. Нәтиҗәдә әлеге төр хокук бозулар буенча  17 вазифаи зат дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылды. Прокурор тикшерүләре материаллары буенча коррупция юнәлешендәге 2 җинаять эше кузгатылып тикшерелде. Беренче очракта районның хокук саклау органнарының берсендә эшләүче мәгариф объектларын террорчылыктан саклау өлкәсендәге иминлек паспортларын актуальләштергәндә, кисәтүләрнең санын киметкән өчен, мәгариф учреждениеләре директорларыннан акчалата  ришвәт алган. Икенче очракта вазифаи зат – бер авыл җирлеге  башлыгы, машина йөртүчегә хезмәт күрсәтү турында ялган шарт-намәләр төзеп, шулай ук җирлек территориясендә үлән чабу өчен ясалма документлар булды-рып,  бюджет акчаларын үзләштергән. Шулай ук 2025 елда шәһәр прокуратурасы  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу чараларын карамау  белән бәйле коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләрен бозуны ачыклады. Аерым алганда, тиешле күрсәтмәләр һәм юл кәгазьләре булмаган килеш җирле үзидарә органнары вазифаи затларының ял һәм бәйрәм көннәрендә хезмәт транспортыннан файдалануларына  анализ ясалды. Күрсәтелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шундый 8 факт ачыкланды, әлеге очраклар буенча шәһәр прокуроры тарафыннан хокук бозуларны бетерү һәм киләчәктә булдырмау максатыннан күрсәтмәләр бирелде. Алга таба да без коррупциячел гамәлләрне булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлекне өстенлекле итәчәкбез. 

– Прокуратурага гражданнар тарафыннан кергән мөрәҗәгатьләр күпме? Шәхсән сез авыл җирлекләренә чыгып та халыкны кабул итүләр оештырасыз. Нәтиҗәләр нинди? Кешеләр аеруча кайсы өлкәләр буенча яклау сорый?
– 2025 елның 12 аенда шәһәр прокуратурасына 813 мөрәҗәгать керде.  Бу, узган елның шул ук чорына караганда, 6,7 процентка күбрәк (алдагы елда 758 мөрәҗәгать иде). Иң мөһиме – алар буенча алып барылучы эш. Һәр дүртенче мөрәҗәгать канәгатьләндерелде. Аларда гражданнар-ның хокуклары бозылулары ачыкланып, 192 прокурор реакциясе акты ясалды. Гражданнар еш кына торак-коммуналь хуҗалык, башкарма производство өлкәләрендә, җинаять эшенең судка кадәрге стадиясендә хокукларны яклау өчен мөрәҗәгать иттеләр. Безнең прокуратура хезмәткәрләре шәхси кабул итүләр алып барып, аларда  гражданнарның 291 мөрәҗәгате тыңланды. Мәсәлән, бер мөрәҗәгатькә аерым тукталыйк, махсус хәрби операциядә һәлак булган  ир-егетнең әнисе мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсе буенча шәһәр прокуратурасы тарафыннан аңа күп балалы ана буларак вакытыннан алда пенсия билгеләүдән законсыз рәвештә баш тартылганлыгы ачыкланды. Шәһәр прокуратурасы эше нәтиҗәсендә хатын-кызның законлы хокукы якланды – аңа  пенсия билгеләнде.

2026 елда да шундый ук нәтиҗәле эшкә йөз тотыла. Без алга таба да кешеләр хокукларын яклауда армый-талмый эшләячәкбез. Үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә әзербез, чөнки бу – безнең төп бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев