Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Себерке бәйләү серләре

«Питрау үтте — җәй бетте», диләр. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар.

Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый.

Сармашбаш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина балаларга себерке бәйләү серләрен өйрәткән.

— Күпләр Питрауга кадәр мунча себеркесе әзерләргә тырыша. Тик моның үз тәртибе бар. Агачларны рөхсәтсез сындырган кешеләр штрафка тартыла. Кагыйдә буенча, себерке җыйганда агачны аударырга ярамый. Ботакларын бары пычак белән генә кисәргә кирәк. Себерке бәйләгәндә боларның барысы турында да балалар белән сөйләштек. Ә алар бик оста итеп себеркеләрне бәйләделәр, — ди Алсу Гыйниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев