Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәхси мәгълүматлар юллаучыларга - хөкем

Апрель ае башында Зәй шәһәр суды кешеләр турындагы шәхси мәгълүматлар хисабына акча эшләп яткан төркемгә хөкем карары чыгарды.

Әлеге төркемне төп оештыручы булган Зәй кешесенә РФ Җинаять Кодексының 183 маддәсе 3 бүлеге нигезендә бер ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү хәл ителде. Ә төркемдәге тагын 6 кешенең һәрберсенә ел ярым срок белән колониягә җибәрү билгеләнде.

Суд эшеннән билгеле булганча, әлеге төркем 6 ел дәвамында законсыз юл белән кешеләр турындагы мәгълүматларны, коммерция информациясен, салым органындагы, банктагы хәбәрләрне белешеп, акча эшләү максатында таратып яткан.

“Җинаятьчел төркем 5 меңләп клиентка хезмәт күрсәтергә өлгергән. Алар телефон звоноклары распечаткасын, күчемсез милек исемлеген сатканнар”, - ди шәһәр суды рәисе Рамил Бикмиев.

Шунысы кызык, төркем клиентлары арасында хатын яки иренә “хыянәт итүчеләр”не ачыклаучылар, коммерсантлар, юридик затлар булган.

Җинаятьчел төркем башта Зәйдә үз “ятьмәсен үргән”, аннан алар Казанга күченеп эш йөртә башлаган. Республика эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге мәгълүмате буенча, аларны IT җинаятьләргә каршы эшләүче махсус бүлек хезмәткәрләре ачкан.

Төркемне төп оештыручы үзенең биш ярдәмчесеннән башка үз гаебен тулысынча танып, тикшерү бүлеге белән судка кадәр килешү төзегән, 6 ел дәвамында кылганнарын тулысынча сөйләгән. Башта алар махсус офисны арендага алып эшләгәннәр, аннан соң читтән торып, һәрберсе үз фатирыннан эш алып бара башлаган. Төркем өчен эшләүче махсус айтишник социаль челтәрдә үз битен булдырып, сайтка кешеләр җыйган. Биредә исә үзенә кирәкле мәгълүматны алу өчен хезмәткә акча түләү соралган.

Шунысы бар, җинаятьчеләрнең салым органы, банклар, Росреестр базасына турыдан-туры керү мөмкинлеге булмаган, алар “кара базар”да үзләре кебек партнерлар белән эшләп, бу мәгълүматларны юллаганнар.

Шул рәвешле, безнең янәшәбездә генә үзебез өчен генә билгеле мәгълүматларны сатып акча эшләп ятучылар булган.

Фото шәһәр судыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев