Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шәхесне дәлилләүче документтан тыш та кунакханәгә урнашырга мөмкин

30 марттан РФ Хөкүмәтенең агымдагы елның 20 мартында чыккан 341нче карары үз көченә керде.

Ул РФ гражданнарын яшәү һәм вакытлыча килеп тору урыннарына теркәү һәм исәптән төшерү кагыйдәләренә, шулай ук кунакханә хезмәте күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүгә кагыла. Үзгәрешләр гражданнарны кунакханәдә, шифаханәдә, ял йортында, медицина оешмасында яки башка шундый учреждениеләрдә булганда шәхесне билгеләүче документтан тыш та теркәүне үз эченә ала. Ул «Электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен кулланылучы, мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик үзара документ әйләнешен тәэмин итүче, инфраструктурада аутентификация һәм идентификация бердәм системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системсындагы биометрик мәгълүматларга нигезләнә.

Мондый теркәлү ысулы бары тик бердәм биометрик системага мәгълүмате кертелгән Россия гражданнары өчен генә мөмкин. Шул ук вакытта кунакханәдә гражданнарны биометрик мәгълүматлар буенча теркәү мәҗбүри булмаса, кунакханә админстрациясе мондый теркәү ысулын кулланмаска да мөмкин. Әмма, әгәр дә кулланучы кунакханә хезмәтеннән биометрик мәгълүматлар нигезендә файдаланырга тели икән, администрация өстәмә рәвештә шәхесне дәлилләүче документ таләп итәргә тиеш түгел. Ә чит ил кешеләренә кунакханәгә урнашу өчен, элеккечә үк шәхесне дәлилләүче документ кирәк була.
Карарда шулай ук, балаларны кунакханәдә биометрик система буенча теркәүне куллану да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев