Сәвәләйлеләр су буйларын чистарттылар
Яңалыклар

Сәвәләйлеләр су буйларын чистарттылар

Сәвәләйдә “Чиста яр” республика акциясе кысаларында авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре су буйларын чүп-чардан арындыруга чыктылар.

“Акциянең максаты - елгалар ярларын, су буендагы ялы урыннарын чүп-чардан чистарту, сулыкларның һәм аларның ярларының пычрану проблемасына игътибарны җәлеп итү, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү. Су буендагы корыган агачларны, чүпләрне җыйдык. Сулар һавабызның сафлыгы, эчәр суларыбызның чисталыгы үзебездән тора. Әйләнә-тирәбезне чиста тотыйк, чүпләмик, елга-күлләргә сакчыл карашта булсак иде”, - ди Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Фотолар мәдәният йортыннан


Нет комментариев