Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар
Кичә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булып, игелекле эш башкаручыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.
Сәвәләй мәдәният йортында 2024 елның февралендә маскировка челтәрләре үрә башладылар. Эш ике сменада оештырылган. Шул вакыт эчендә 450 маскировка челтәре үргән алар.
Тырыш ханымнарны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков килделәр.
-Сез игелекле эш башында торасыз. Маскировка челтәрләре үреп, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең гомерләрен саклап каласыз. Рәхмәт сезгә! Яңа ел яңа уңышлар, күңел тынычлыгы, җиңү алып килсен, күк йөзебез тыныч булсын, — дигән теләкләрен җиткерде Петр Сергеевич.
Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Мөлаем ханымнар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, яңа елга багышланган җырлар җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев