Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәвәләйдә балаларга маскировка челтәре үрү буенча мастер-класс күрсәттеләр

Сәвәләй авылы клубында маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә. 8 Март бәйрәме алдыннан челтәр үрүче апалар янында бакча балалары булды.

Апалар балаларга ничек итеп челтәр үрүләрен күрсәттеләр, аларга махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ничек булышулары турында сөйләделәр.

-Балалар илебез сагында торучы абыйлары белән горурланалар, аларның җиңү белән кайтуларын көтәләр. Мастер-класс вакытында апалар челтәр үрү алымнарын күрсәттеләр, маскировкалау челтәрләренең хәрбиләр өчен бик кирәкле әйберләрнең берсе булуы турында сөйләделәр. Шулай ук безнең апаларыбыз туган якның шифалы үләннәреннән хәрбиләргә чәйләр дә әзерләп җибәрә. Балаларны бу эш белән дә таныштырдык. Мондый чаралар балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли, — ди Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев