Сәвәләй мәктәбе укучылары Ижау шәһәренә экскурсиягә барды
Укучыларга экскурсиягә баруда «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы һәм эшмәкәр Алексей Слепцов ярдәм күрсәтте.
46 бала атаклы Ижау зоопаркында хайваннар һәм кошлар дөньясы белән таныштылар. Удмуртиянең иң популяр музейларының берсе — Михаил Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексында булдылар. Заманча аттракционнар, шәһәр паркының матур территориясе беркемне дә битараф калдырмады. Сәфәр мавыктыргыч булды, балалар аннан якты тәэсирләр белән кайтты, үзләре өчен күп яңалыклар белүләрен әйтәләр.
Бу кызыклы экскурсия өчен балаларның әти-әниләре «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчелегенә һәм эшмәкәр Алексей Слепцовка рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев