Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәвәләй егете университетны кызыл дипломга тәмамлап, солдатка киткән

Сәвәләй авылы егете Владимир Аксаков узган көзге чакырылышта армия сафларына үзе теләп китә.

Владимир яхшы физик әзерлеккә ия. Сәвәләй урта мәктәбен тәмамлагач, егет Казан аграр университетына укырга кереп, инженер-механик  белгечлеген ала. Университетны кызыл дипломга тәмамлап, туган авылына эшкә кайта. Армиягә киткәнче агроном булып эшләп тә ала.  

– Улым  кечкенәдән үк ир-егетләр Ватан алдында үз бурычын  үтәргә тиеш, дип әйтә иде. Хезмәт итүнең җаваплы булганын яхшы беләбез, ләкин аңа солдат тормышы ошый.  Улыбызның  туган якка әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез,  – ди әнисе Наталья Михайловна.

Владимир Чита шәһәрендә хезмәт итә. Якыннарына еш шалтыратып аларның хәлләрен белешә, ул хезмәтеннән бер дә зарланмый, киресенчә, телефоннан сөйләшкәндә барысын да сабыр, тыныч итеп аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев