Сәүдә ноктасын күңелгә җылы бирә торган урынга әверелдергән коллектив
Зәйдә Юлия Агапова җитәкчелегендәге сатучылардан, техник һәм йөк ташучылардан торган ун кешелек коллектив гадәти кибетне инвалидлар һәм пенсионерлар өчен коймак пешерә торган урын һәм балаларга гипстан кул эшләре ясарга өйрәтү үзәгенә әверелдергәннәр. Ә 25 июльдә илдә билгеләп үтелүче сәүдә хезмәткәрләре көненә багышлап алар СССР чорына багышланган музей оештырганнар.
Шәһәрнең 35нче бистәсендәге кибеткә кешеләр азык-төлек, көнкүреш товарлары алу өчен генә түгел, ә күңел җылысы алырга да килә. Инде җиде ел биредә Юлия Агапова командасы эшли, ә өч ел элек алар рәсми рәвештә җирле бергәлек үзәге булдылар. Сәүдә көне алдыннан коллектив шәһәр халкы өчен сюрприз әзерләде, “Гастроном СССР” дип аталган музей ачтылар. Биредә «Серенада» радиоласын, элеккеге телевизорны, мотоцикл шлемын һәм башка күп кенә СССР чоры экспонатларын күрергә мөмкин. Монда ук “Культуралы сәүдә — мактаулы хезмәт!” девизы астында “СССРга кире кайту" фотозонасы да бар.
Әмма бу ретро-музей - аларның зур миссиясенең кечкенә өлеше генә. Бәйрәмнәрдән һәм күргәзмәләрдән тыш, команда физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны һөнәрләргә өйрәтә, чәкчәк пешереләр, пенсионерлар өчен “Май чабу” бәйрәме оештырыла.
Чираттагы музейны үз күзләребез белән күрер өчен кибеткә кергән көнне прилавка артында гадәтләнгән, ләкин бик җылы эш кайнап тора иде. Сатып алучыларны администратор Гөлнара Әкбәрова, сатучы-кассирлар Альбина Баһаветдинова (ул икмәк пешерүче), Юлия Каташова каршы алды. Подсобкада сәүдә залының өзлексез эшләвен тәэмин итеп, йөкче Алексей Агапов мәшәкатьләнә. Даими сатып алучылар инде күптән бу кибетне рухи көч бирү урыны да дип саныйлар.
Яңа пешкән ипи алырга кергән Ләйлә Мостафина үз фикерләре белән уртаклашты.
- Мин монда бик күп еллар йөрим. Монда һәрвакыт әдәпле һәм ачык сатучылар. Елмаеп каршы алалар, әгәр берәр нәрсә эзлисең икән, күрсәтеп бирәләр. Ә алар оештыра торган бу күргәзмәләргә килеп мин шәхсән балачакка кайтам. Мондый мөнәсәбәтләре өчен аларга зур рәхмәт, - диде ул.
Юлия Агапова үзе төп Зәй кешесе, аңа 37 яшь, сәүдә өлкәсендә тугыз ел хезмәт стажы бар. Волонтерлыкка да күңеле белән килгән ул. Аның командасы – 5-7 ел бергә эшләүче һәм бер гаиләгә әверелгән 10 кеше.
- Миңа аралашу һәм яңа танышулар өчен эшем ошый. Безнең коллектив бердәм, без барыбыз да туганнар кебек. Алар белән мин утны да, суны да, бакыр торбаларны да уздым. Безнең эштә бит авыр да була, бигрәк тә яллар башланганда. Ләкин безнең кадерле сатып алучылар да инде туганнарыбыз кебек. Складтан залга чыгасың, барысы белән дә башта сөйләшәсең, хәл-әһвәл сорашасың, кәеф шундук күтәрелә, - ди Юлия Агапова.
Социаль проектларга ярдәм иткәне өчен район башлыгы Юлия Агаповага Рәхмәт хаты тапшырды инде. Ә алда — яңа планнар: ачык һавада ретрозона, яңа чаралар. Әмма сәүдә хезмәткәрләре әйтүенчә, төп бүләк — рәхмәтле зәйлеләрнең бәхетле күзләре.
Роза Илалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев