Сарсазбагражлылар концерт карап, чын күңелдән ял итте
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Чын күңелдән” дип аталган бәйрәм концерты булды.
Ноябрь һәм декабрь айлары истәлекле чараларга бай. 30 ноябрь иң кадерле кешеләребез – әниләр бәйрәме булса, 3 декабрь - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр көне. Ләкин физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче нык аларның. Безнең авылыбызда да бар андый кешеләр. Шул уңайдан Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Чын күңелдән” дип аталган бәйрәм концерты булды.
Андрей Кузьминны барыбыз да белә. Ул матур картиналар да иҗат итә, эчтәлекле шигырьләр дә яза, һәр бәйрәм уңаеннан видеолар да ясый. Ә кичәдә ул әниләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышлап күп кенә җырлар башкарды.
Аңа ярдәм итеп якыннары - әнисе Галина һәм сеңлесе Алевтина да чыгыш ясадылар. Зәйдән Сирена Хөснетдинова, Флера Мингалимова, Фәридә Маслова һәм Данис Арифуллин, Урта Баграждан Мария Князева матур, моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Сарсаз-Баграж авылы электән үк үзенең гармунчылары белән данлыклы. Яшь баянчы Марсель Шәймөхәммәтов белән Мирдәвис абый Әхмәтов матур көйләр уйнап, ял иттерделәр. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләрен котлау, хөрмәтләү иде. Авылыбыз ак дәдәе Александр Биканов батыр, кыю уллар үстергән әниләрне котлап, матур теләкләрен җиткерде. Бу вакытта тамашачы әниләргә хөрмәтен белдереп аягүрә басып алкышлады, күпләрнең күзендә яшь бөртекләре җемелдәде.
Авылыбыз таланты Алексей Краснов матур, дәртле җырларын башкарды, шулай ук ул алып баручы буларак та яңа яктан ачылды. Җыелган тамашачылар рәхмәтләрен әйтеп, тагын шундый очрашулар көтәбез дип таралышты.
Марина Халикова, китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев