Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Багражда маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрби килде

Ул махсус хәрби операция зонасына челтәр үрүчеләргә рәхмәт әйтер өчен килгән иде.

Сарсаз-Баграж авыл клубында эш кайный - бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үрә.  Челтәр үрүче хатынкызлар арасында бер ир-ат та бар. Ул – педагогик хезмәт ветераны Николай Григорьев. Николай Петровичның улы да махсус хәрби операциядә катнаша. Шундый вакытта ул өйдә кул кушырып утыра алмый, ничек тә булса хәрби егетләребезгә ярдәм итәргә тырыша.

10 сентябрьдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан  “Хабиб” позывноен йөртүче  егет килде.

“Хабиб” 2022 елның 30 августында махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән. Ул – Сарсаз-Баграж авылы кияве. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков ордены, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медаленә лаек булган.
 


“Хәрби клуб ишеген ачып керү белән  барыбызның да күңеле тулып, күзләребез яшьләнде. Барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибезр. Сөлек кебек япь-яшь егетләребез безнең тынычлыгыбыз, азатлыгыбыз өчен көрәшә. Рәхмәт аларга!” – ди челтәр үрүчеләр.


Хәрби дә челтәр үрүче апалар янына буш кул белән килмәгән:  күчтәнәчләр алып килгән.

- Безгә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлебез. Туган яклардан килгән ярдәм безгә көч өсти. Сезнең челтәрләр ныклы, сыйфатлы, ышанычлы булуы белән аерылып тора, - дип мөрәҗәгать итте  маскировка челтәрләре үрүчеләргә “Хабиб”.

Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең көндәлек хезмәте белән алгы сызыктагы сугышчыларыбызның гомерләре саклап калына. Һәр челтәр күңел җылысын салып, изге теләкләр-догалар әйтеп үрелә.

-Менә шундый батыр йөрәкле егетләрне күреп, юкка гына маскировка челтәрләре үрүгә алынмавыбызны, гуманитар ярдәм җыюның никадәр мөһим булуын аңлыйсың, - ди челтәр үрүчеләр.

 

 

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев