Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Багражда Кадышевлар гаиләсе сайлауга кечкенә кызлары Есенияны да алып килде

Сарсаз-Баграж авылының 1459нчы сайлау участогында сәяси чара башланган иртәнге сәгатьләрдән җанлылык күзәтелә.

— Илебез Президентын сайлаулар Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында «Гаилә белән сайлыйбыз» девизы астында үтә. Сайлауларга гаиләләре белән килүчеләр күп. Шулай итеп, олылар үз тәҗрибәләрен үсеп килүче буынга тапшыра. Безнең сайлау участогында 264 сайлаучы исәпләнә, шуның 2се — тәүге мәртәбә сайлаучы. Авылның өлкән кешесе Татьяна Абдулова янына сайлау комиссиясе өенә барачак, — ди сайлау участогы комиссиясе рәисе Ләйсән Данилина.

Әлеге сайлау участогында иң беренче булып үз тавышын бирергә Алинә Окунева килгән.

Валерия һәм Кирилл Кадышевлар — авылның яшь гаиләсе. Алар сайлауга үзләре белән кызлары Есенияны да алып килделәр. Әбиләре Зинаида да тавыш бирергә алар белән бергә килеп, өлкән белән яшь буын матур үрнәк күрсәтте.

— Безнең гаиләдә сайлау бәйрәм кебек кабул ителә һәм шуңа күрә анда кечкенә кызыбызны да алып килдек, — ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев