Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сарсаз-Багражда яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Яңа фельдшер-акушерлык пункты сарсазбагражлыларга йөрергә уңайлы булсын өчен авыл уртасында калка.

Сарсаз-Багражның мәктәп бинасында урнашкан иске медпунктына күптәннән ремонт таләп ителә иде. Яңа ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Модульле ФАПның типлаштырылган бинасы җыелма-аерым блок-контейнерлардан тора. Конструкция җылылыкны яхшы саклый. Хәзерге вакытта бинаның каркасы монтажланып, бүлмәләр бүлә башлаганнар.

Фотолар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Бу фельдшер-акушерлык пунктында беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен урын җитәрлек. Анда фельдшер һәм авыруларны кабул итү кабинеты, процедура, укол ясау, көтеп утыру, хезмәткәрләр, дару һәм башка дәва чаралары саклана торган бүлмәләр, юу-җыю өчен кирәк-ярак саклана торган урын, санузел, тамбур булачак.

Кыскасы, авыл халкына тиз арада һәм югары дәрәҗәдә беренче медицина ярдәме алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев