Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Багражда экологик фестиваль кысаларында мәдәният йорты территориясенә нарат үсентеләре утырттылар

Зәй районында авыл китапханәләре арасында “Экологиягә юл - китап аша” дип аталган фестиваль-конкурс бара.

Соңгы вакытта кешелекнең табигатькә йогынтысы күп тапкырлар артты һәм ул төзәтеп булмаслык зыян китерә. Шуңа күрә дә табигатьне саклау бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Шул уңайдан районда авыл китапханәләре арасында “Экологиягә юл - китап аша” дип аталган фестиваль-конкурс игълан ителде. Һәм әлеге бәйге бик күп номинацияләрне үз эченә ала. Бу фестивальнең максаты - укыган әсәрләр аша балалар күңелендә кошларга, хайваннарга карата кечкенәдән үк мәрхәмәтлелек хисе сеңдерү, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләү.

       Чираттагы экологик чара Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә “Табигать китабы” исеме астында узды.

-Кичә җирле шагыйребез Александр Кузьминның “Туган авылым – Багражым” дип аталган шигыренә флешмоб белән башланып китте. Бу шигырьдә туган ягыбызның матурлыгына, гүзәллегенә дан  җырлана. “Табигать безнең кулларда”, “Туган ягым табигате”, “Кошларым – дусларым” дип аталган китап күргәзмәләре, язгы табигатьне чагылдырган инсталляция, “Җиребезне чүп-чардан саклыйк” исемле плакат һәм буклетлар әзерләнде. Шулай ук табигать темасына төрле уеннар, табышмаклар, шигырьләр кергән лэпбук төзелде, - ди китапханәче Марина Халикова.

         Бәйге барышында китап укучы балалар экология темасына кроссворд чиште. Шулай ук “Ярый-ярамый” һәм башка бик күп уеннар үткәрелде. Бу уеннарда Ильвина, Арина, Эмилия, Артур, Алеша, Таня, Марсель, Эдик, Вадим, Эльвина барлык сорауларга да җавап таптылар. Актив китап укучы Андрей Кузьмин иҗат иткән “Саклыйк туган җиребезне” дип аталган видеоклипны чарада катнашучылар кызыксынып карады. Алексей Краснов туган як темасына язылган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкарды. Кечкенә артистлар - Арина Иванова, Эльвина Макарова һәм Альберт Меньшов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен, ә Ильвина Гыйззәтуллина, Татьяна Чернова һәм Алексей Краснов  “Баллы мәсьәлә” әсәрен сәхнәләштерделәр.

      “Соңыннан барыбыз бергә урамга чыгып, мәдәният йорты территориясенә нарат үсентеләре утырттык, су сиптек. Алга таба аларны карап үстерергә сүз бирдек. Чөнки табигатьне саклау – ул безнең бурычыбыз”, - ди Марина Халикова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X