Сарсаз-Багражда әниләрне хөрмәтләделәр
Узган шимбәдә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында Аналар көненә багышланган һәм керәшен халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу максатыннан зур концерт куелды.
Кичәгә шулай ук махсус хәрби операциядә катшучы егетләрнең әниләре дә чакырылган иде, аларга шундый батыр егетләр үстерүләре өчен рәхмәт белдерелде.
Бәйрәм концерты әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, фолклор чыгышлар, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды.
Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап, аларга бәхетле тормыш, күңел тынычлыгы теләде.
Кичә барышында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре сәхнәгә чакырылып, аларга бүләк тапшырылды.
«Без сезгә никадәр авыр булуын аңлыйбыз. Без батыр егетләребез белән горурланабыз, алар инде чын геройлар. Аларны туган якларда исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез», — диде Павел Николаевич.
Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оештырылган һәр чарада Андрей Кузьмин белән Эдуард Белголов катнашып, чараларны матур җырлары белән бизиләр, скетчларда оста итеп уйныйлар. Концерт барышында аларга да инвалидлар ункөнлеге якынлашу уңаенннан котлау сүзләре җиткерелде.
Тамашачылар чыгыш ясаучыларның һәрберсен алкышларга күмеп каршы алдылар.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев