Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж Сабантуенда лотерея уенында иң зур бүләк махсус хәрби операциядән ялга кайткан егеткә чыкты

Әлеге егет үзе дә авылда Сабантуйны уздыру өчен 15 мең сум акча бирде.

Быелгы Сарсаз-Баграж авылы Сабантуенда лотерея билетлары  сатылып, кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Бүләкләр арасында суыткыч-ларь, телевизор, эретеп ябыштыру аппараты, шашлык пешерү өчен җайланма һәм башка шундый кызыктыргыч әйберләр бар иде. Билет алучы һәркем Сабантуйның әлеге бәхетле мизгелен зарыгып көтте. Төсле телевизор  Мария Ивановага эләкте. Ә иң зур бүләк – суыткыч ларь махсус хәрби операциядә өлешчә мобилизация кысаларында катнашучы, бу көннәрдә ялга кайткан егеткә чыкты. Күкрәген күрсәткән батырлыклары өчен медальләр бизәүче бу хәрби - авылдашларының горурлыгы. 

Әлеге хәрбинең күптән түгел кызы туды.  Аның өчен иң дулкындыргычы – сабыен, кечкенә Евасын тәүге тапкыр кулга алуы. Улы 7 яшьлек Матвей да Сабантуйда көрәштә үзен сынады.

Без егеткә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын, җыяр ризыклары туган якта булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев