Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары Зәйгә экскурсиягә килделәр

Әлеге экскурсия батырлык дәресе кысаларында үткәрелде.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Әлеге мәкальне күз уңында тотып, Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары, яшьармиячеләре һәм укытучылар коллективы язның матур бер көнендә Зәй шәһәренә экскурсиягә бардылар.

-Беренче булып Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына килдек. Укучылар өчен биредә батырлык сәгате үткәрелде. Зәйдән чыккан Советлар Союзы Геройлары Григорий Ларионов, Николай Майков, Алексей Васильевлар, аларның батырлыклары турында сөйләдек, - ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова.

Аннан соң Иске Зәйдә туган як тарихын өйрәнү музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре укучыларны бик җылы каршы алып, һәр экспонат турында җентекләп сөйләделәр. Шахматчы Зарина Шәфигуллинага багышланган почмак укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Икенче катта укучылар “Җырлаучы чаша”, пластинка белән эшләүче граммофон, кечкенә шигырь китабы, шигырь юллары белән язылган Лев Николаевич Толстойның портреты белән таныштылар. Укучылар лупа белән шигырьне укып та карадылар. Әлеге йортның хуҗасы булган Иван Бекетов һәм аның гаиләсе тарихы белән таныштылар.
“Әлеге экскурсиядән алган хатирәләр бик озак укучылар күңелендә сакланыр”, - ди Ирина Григорьевна.

Менә шул рәвешле Сарсаз-Баграж мәктәбендә патриотик тәрбия даими алып барыла.

Фотолар Сарсаз-Баграж мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев