Сарсаз-Баграж мәктәбе дә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Районда татарча диктантны 34 урында яздылар быел.
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү максатын күздә тоткан әлеге акциядә Сарсаз-Баграж мәктәбеннән дә үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Алар арасында укучылар да, укытучылар да бар иде.

"Искиткеч бай, аһәңле туган телебезне саклап киләчәк буыннарга тапшыру - безнең төп максатыбыз. Мондый чаралар да телгә кызыксыну уятуга ярдәм итә", - дип фикерләре белән уртаклашты мәктәп директоры Валентин Мартемьянов.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев