Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж балалары әкият сәхнәләштереп күрсәтте

Район үзәк китапханәсе агымдагы елда авыл китапханәләре арасында «Әкият геройлары арасында» дип аталган фестиваль-конкурс оештыра. Фестиваль кысаларында чираттагы чара Сарсаз-Баграж китапханәсендә үткәрелде.

“Бу фестиваль-конкурс башкаларыннан бары тик балалар катнашулары белән аерылып тора. Аның максаты да – балаларны китапханәгә тарту, китапка карата кызыксынуларын арттыру”, - ди Сарсаз-Баграж китапханәчесе Марина Халикова.

            Тамашачыларны нәкъ әкияттәгечә бизәлгән зал каршы алды. «Без әкият яратабыз», «Әкиятләр илендә», «Әкият турында әкият» дип аталган күргәзмәләр дә оештырылды. Балалар Абдулла Алишның «Куян кызы»н сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әни Куян – Таня Чернова, Куян кызы – Ильвина Гыйззәтуллина, Тиен – Вадим Мартемьянов, Доктор Айболит – Альберт Меньшов үз рольләрен бик оста итеп башкардылар. Ахырдан Куян кызы «Ак куянкай утырган» уенын уйнатты.  Флешмобта балалар төрле әкият геройлары булып киенеп чыктылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

         -«Озын толым» конкурсына әзерлек алдан ук барды. Катыргы кәгазьгә балалар белән кызлар рәсеме ясап, чәчкә охшатып җепләр тездек. Ә конкурс барышында катнашучылар шулардан матур итеп толым үрделәр. Бу уеннан малайлар да читтә калмады. Балалар белән бергәләп «Әкият турында әкият» дип аталган әкият яздык, аны Алексей Краснов сәнгатьле итеп укыды”, - ди Марина Халикова.

Фестиваль-конкурста Сарсаз-Баграж мәктәбенең I-VIII сыйныф укучылары,  Марсель, Алексей, Эльвина, Ильвина, Таня, Артур, Эдик, Альберт бик моста итеп уйнап, тамашачыларны серле әкият дөньясына алып керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев