Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сармашбашта укытучылар очрашты

Җәй – очрашулар ае. Гадәттә төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар бу чорда очрашулар оештыра. Ә Сармашбашта менә укытучылар очрашуы узды.

Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - хезмәт еллары хатирәләре. Башлангычка калган мәктәп бу көнне гөр килеп торды. Бу - укытучылар белән генә күрешү түгел, ә үткән хезмәт еллары, биредә булган кичерешләр белән очрашу. Һәркемнең күңелендә хатирәләр яңарды,  кичерешләре белән уртаклашасы килде. Ә сөйләшер сүзләр бик күп җыелган иде, көндез башланган очрашу шактый озак дәвам итте.

- Без бик дус-тату коллектив булып эшләдек. Очрашу барышында сыйныф бүлмәләрен карап чыктык, Разим Вәлиуллин музеенда булдык, күп еллар мәктәбебезнең профсоюз рәисе булып эшләгән Илдус Хәсәншин “Мәктәп елы хатирәләре” дип исемләнгән презентация әзерләгән иде. Кичәне дә аның белән бергә оештырдык. Без укытып чыгарган балалар, аларның язмышлары турында сөйләштек. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагында торучы егетләребезнең исән-сау кайтулары өчен догалар кылдык, - ди Тәнзилә Садыйкова.

Мәктәптә укытканда булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр очрашуга килүчеләрдә төрле кичерешләр уятты. Араларында хәзерге вакытта да хезмәтен дәвам итүчеләр, лаеклы ялдагы укытучылар,  дин әһелләре  дә бар. Алар бүгенге көндә авыл халкына әдәп-әхлак, ислам нигезләрен өйрәтә. Һәркем Ходай биргән гомеренә шөкерана кылып яши.

“Мин 35 ел мәктәптә эшләдем, уку йортыбыз башлангыч мәктәп булып калу сәбәпле,  кыскартылу белән мәктәптән китеп, хәзерге вакытта китапханәдә эшлим. Мин үзем эшләгән мәктәбемне һәм укытучылар коллективын бик яратам. Барлык укытучылар коллективына исәнлек, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар, кабат очрашырга насыйп булса иде дип телим”, - ди Тәнзилә Мөхәммәтҗановна.

Элекке укытучылар коллективының бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев