Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сармашбашта Сабантуйга бүләкне бизәлгән атлар, мотоблоклар белән җыйдылар

Узган ялларда Сармашбаш авылында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Авылда бәйрәм рухы тудырып бизәлгән атларда, заманча итеп мотоблокта бүләк җыярга чыкты сармашбашлылар. Милли киемнәрдән, җырлап-биеп, ата-бабаларыбыздан калган йоланы үтәделәр.

«Безнең Сармашбаш авылында бүләкләр кичке якта, кешеләр эштән кайткач җыела. Көне алдан хәбәр ителә, бүләк җыюга хатын-кызлар, балалар да кушыла. Сармашбаш авылында балаларны баллы күчтәнәчләр — конфет чәчеп куандыралар. Капка төбендә табын әзерләп көтеп торучы гаиләләр дә, балаларны карбызлар белән сыйлаучылар да булды», — ди авыл мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова.

Сармашбашлылар ел саен бүләкләрен алдан әзерләп куялар. «Иң яшь көрәшчегә», «Беренче килгән йөгерешчегә» дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар.

Сармашбашта Сабантуй 11 июньдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев