Сармашбашлылар: «Егетләребезнең гомерен сакласын»
Сармашбаш авылы клубында ике көнгә бер маскировка челтәре үреп бетерәләр. Тәбрия апа Вәлиева, Римма апа Филиппова, Дөррия апа Хәҗипова бер көн дә калмый челтәр үрергә йөриләр. Кыш көне хәрбиләр өчен өшүдән саклаучы майлар, окоп шәмнәре ясаганнар, оекбашлар бәйләгәннәр.
— Егетләребез безне яклый, ә без аларны шушы челтәрләрне үреп сакларга тырышабыз. Бөтен теләгебез — бу үргән челтәрләребез балаларыбызга исән калырга ярдәм итсен иде. Үз аякларында исән-сау кайтсыннар, гаиләләре, әти-әниләре, якыннары сөенеп каршы алсыннар иде, — дигән теләкләр юллый хәрбиләргә Сармашбаш апалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев