Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сармашбаш халкы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән 85 мең сумга якын акча җыйды

Сармашбашлылар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими ярдәм итеп торалар.

Биредә клубта бер көн калмый маскировка челтәрләре үрәләр. Госпитальләргә кирәкле әйберләрне җыеп җибәрәләр. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтүче «Газель» машинасын ремонтларга кирәк булгач, авыл халкы бу юлы да читтә калмады. Ватсапта авыл группасында бу хакта хәбәр итүгә, авыл халкы, читтә яшәүче сармашбашлылар да кушылган. 

-Авылыбыз халкы бик актив безнең. Хәрбиләргә ярдәм итү эшен авылда Тәбрия апа Вәлиева белән Юныс хәзрәт оештырып йөриләр. Машина ремонтлар өчен 84700 сум акча җыелды. Акча Зәйдәге волонтерларга тапшырылды. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын, дигән теләктә һәрберебез дә. Аларны әти-әниләре, туганнары, гомумән, бөтен авыл халкы бик сагынып, изге теләкләр теләп, көтеп тора, — ди Алсу Гыйниятуллина. 

Шулай ук бу көннәрдә Сармашбашта гошер сәдакасын махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен җыялар. Халык бәрәңге, төрле яшелчәләр, банкаларда тозлы әйберләр китерә мәчеткә. Җыелган гошер сәдакасы соңыннан хәрби зонага тиз пешә торган ашлар әзерләүче кызларга җибәреләчәк.

Фото волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев