Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сармашбаш үзешчәннәре спектакль куйды

23 февральдә Сармашбаш авылы мәдәният йортында үзешчәннәр Мөнирә Сафина әсәре буенча әзерләнгән “Ике болыт” спектаклен тәкъдим итте.

Спектакль районда Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан узучы «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында әзерләнде.
-“Ике болыт” – ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан драма әсәре. Әлеге спектакль тамашачыны тетрәндерә, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты артистларыбыз. Һәрберебезгә дә үстергән балаларыбыз, оныкларыбызның игелеген, шәфкатен тоеп яшәргә язса иде, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.
Спектакльдә төп тема итеп ата-ана һәм балалар проблемасы күтәрелә. ...Авылда яшәүче карт карчык белән бабай олыгайган көннәрендә ялгыз калалар. Алар авылдан китәргә теләмәсәләр дә, мәҗбүриләп диярлек шәһәргә алып китәләр, әмма бер-берсеннән аерылырга туры килә. Чөнки балаларының ике карт кешене икесен бергә карыйсылары килми. Иң аянычлысы — авылдагы йортларын рөхсәтсез саталар...
“Көндә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчән артистларыбызга, сәхнә артында булышучы кызларга, спектакльне карарга килгән авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез”, — ди Алсу Гыйниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев