Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сармашбаш мәдәният хезмәткәрләре балалар белән үзләре үстергән яшелчәдән салат ясадылар

Ямьле җәйләр үтеп бара. Тиздән бай мул көзгә аяк басачакбыз.

Бу көннәрдә күпләр җәй буе мәш килеп үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең мул уңышын җыеп, аны эшкәртеп, кышка саклауга әзерлиләр. Табыннар сый-хөрмәт белән баеп, базлар тозланган кыяр-помидорлар, салатлар, компот-вареньелар белән тула.

Сармашбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бакча нигьмәтләреннән тәмле, витаминлы салатлар ясады.

— Балаларның һәрберсе мәдәният йортына үзе үстергән яшелчәне алып килде. Алар бу яшелчәләрне ничек үстерүләре, су сибүләре, чүбен утаулары турында сөйләделәр. Аннан бергәләп салат ясадык, — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фото мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев