Сәрия Сабурская: «Балаларны кеше алдында зурларга кирәк»
Балалар ни өчен хокук боза? Киңәшмәдә шул хакта сөйләштеләр.
Зәйдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтлесе Сәрия Сабурская катнашты.
Фикер алышуларда төп тема яшүсмерләрнең төрле хокук бозуларга тартылуы булды. Район эчке эшләр бүлеге мәгълүмате буенча, агымдагы елның 8 аенда балигъ булмаганнар катнашында 7 хокук бозу очрагы теркәлгән, бу алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 очракка күбрәк.
— Яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең килеп чыгуы беребезне дә бизәми әлбәттә, әмма ачыкланган фактларның икесе Түбән Кама районы балигъ булмаган яшьтәгеләре тарафыннан кылынган очраклар. Шулай ук узган ел безнең шәһәр кешесенә карата мошенниклык гамәле кылган Самара шәһәре яшүсмере дә быел ачыкланып, аның эше судта каралды, — дип ачыклык кертте эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев.
Шулай да хокук бозулар кылучылар арасында башлангыч сыйныф укучыларының да булуы борчуга сала. Бүгенге көндә махсус исәптә торучы 17 бала бар, тагын 30 имин булмаган гаилә профилактик исемлектә тора. Хулиганлык кылып исәпкә алынучы балаларның икесе 2нче сыйныф укучылары. Шулай ук исерткеч эчемлек кулланып бу исемлеккә эләгүче яшүсмерләр дә бар, шунысы куркыныч, аларда алкоголизм чире башлану куркынычы бар, диләр белгечләр. Шуңа да балалар-яшүсмерләрне мәшгуль итү, аларга буш вакыт калдырмау әлеге яман гадәтләрдән арындыруның төп юлы, дип ассызыклады Сәрия Сабурская.
— Бала буш вакытында нәрсә белән дә булса, файдалы гамәл белән шөгыльләнсә аны күтәреп алу, мактау кирәк. Яман гадәттән яшь кешене аралау өчен аларны ачуланмас-ка, ә киресенчә ярату мөһим. Мәсәлән, яшүсмер мәктәп яны лагерында әйдаманга яисә педагогка булышкан икән, аны смена азагында бүләкләү, мактау яхшы алым. Психологлар әйтүенчә, яман гадәтләр кылучы балалар алар нигездә ярату җитмәгән балалар. Тагын шунысы бар имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балага бүләк бирәбез, дип кеше алдында кычкырып әйтү дөрес түгел, чөнки бала аңында инде шул чордан кимсенү барлыкка килергә мөмкин. Андый гаиләдәге балаларның уңай якларын күреп алып бүләкләү күпкә өстенлеклерәк, — диде ул.
Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә белем һәм тәрбия алучылар сәламәтлеге буенча җитди игътибар сораучы балалар. Биредә 152 укучының 53е физик мөмкинлеге чикләнгән бала. Шулар арасыннан 20се өйдән торып белем алучылар.
— Безнең мәктәптә укучыларның контингенты бик төрле. Хокук бозу очраклары нигездә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тарафыннан кылына. Тулай торакларда яшәүче гаиләләр бар, андагы балалар сүгенү, тәрбиясез гамәлләрне иң күп ишетүче, күрүчеләр. Әлбәттә, бала ул күргәннәрне үзенә сеңдерә барырга мөмкин. Шуңа без мәктәбебездә аерым психолог кабинеты булдырдык. Бу исә укучылар өчен бик мөһим, — диде үз чыгышында мәктәп директоры урынбасары Ирина Задавина.
«Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ирина Грузинцева хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 8 аенда 37 сигнал хәбәр буенча 23 гаилә профилактик күзәтүгә куелган. 15 ата-ана Зәй үзәк дәваханәсендә һәм Түбән Кама наркологик диспансерында алкоголизм авыруыннан дәвалану курслары узган, тагын 4се дәвалану процессы үтә.
13 ата-ана эшкә урнаштырылып, гаилә керемнәре җайга салынган. Әмма район мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева белдерүенчә, мондый гаилә башлыклары эшкә урнашырга бик атлыгып тормый.
«Социаль куркыныч хәлдә булган гражданнар белән эшләүне анализлау буенча, аларның барысы да эшләргә әзер түгел. Алар эшкә урнашсалар да, берничә айдан соң эшләрен ташлап, элеккеге тормыш рәвешләренә кайталар», — ди Екатерина Валерьевна.
Утырышта шәһәр прокуроры Сергей Урванцев җәмәгать тәрбиячеләрен балигъ булмаганнарга беркетүне яңадан карап чыгарга тәкъдим итте.
— Эш күләме зур, әмма профилактика органнарында проб-лемалар бар. Бу мәсьәләләрне бергәләп чишү кирәк. Әгәрдә авторитетлы кешеләрне, бала тәрбияләүдә үрнәк булган әтиләрне җәмәгать тәрбиячеләре буларак тәрбия чарасы җитеп бетмәгән яшүсмерләргә беркетсәк шактый отышлы булыр иде, — диде ул.
Киңәшмәдә һәр тәкъдим исәпкә алынып, алга таба алар буенча эшләү турында уртак фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев