Санитар чистарту икеайлыгы башланды
Районда көзге тәртипкә салу эше старт алды. 1 сентябрьдән алып һәр оешма-предприятие коллективлары үз территорияләрендә, шәһәр урамнарында санитар чистартуга кереште.
“Кышка кергәнче үзебез яши торган тирәлекне чүп-чардан арындырып, чистартып калу бик мөһим. Бу инде безнең традицион кышка әзерлек чарасы булып тора. Атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә әйләнә-тирәне коелган яфраклардан, чүп-чардан арындыру гамәлгә кертелде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең махсус күрсәтмәсе бар”, - диде башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев