Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәнгать буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды

27 февральдән 3 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының VII-XI сыйныф укучылары өчен сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Анда Зәй мәктәпләре укучылары уңышларга иреште. 6нчы мәктәпнең VIII сыйныфында укучы Софья Григорьева, IX сыйныфында укучы Яна Артемьева, 7нче мәктәпнең X сыйныфында укучы Диана Шакирова, 2нче мәктәпнең X сыйныфында укучы Радмир Юнисов олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар булдылар.

Аларның педагоглары – Энзилә Нигъмәтҗанова, Гүзәл Дылевская,  Любовь Якимова.

фото: мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев