Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Сандугач»лар Питрауга әзерләнә

Сарсаз-Баграж мәктәбенең «Сандугач» балалар керәшен фольклор ансамбленә йөрүче балалар уку елы дәвамында төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап сөендерделәр. Ә бу көннәрдә алар төбәгебезнең күркәм табигать кочагында — Кашка тау итәгендә узачак Питрау бәйрәменә әзерләнәләр.

Ансамбльнең җитәкчесе Петр Утяганов талантлы балалар белән мәдәният йортында репетицияләр ясау белән мәшгуль. Алар моңлы да, дәртле дә керәшен җыруларын өйрәнеп, әнә шулай авылга ямь өстиләр.

Билгеле булганча, «Сандугач» ансамбле 2015 елда Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбендә түгәрәк булып оешып китә. Һәм күп тә үтми ул республикада танылган ансамбльгә әверелә. Балалар үсә, мәктәпне тәмамлап чыгып китә тора, алар урынына яшь талантлар килә.

— Бала кеше талантсыз була алмый, бары тик аны күреп, үз өстендә эшләргә өйрәтеп, яшерен мөмкинлекләрен ачарга кирәк. Шәхсән үзем балалар белән чын күңелдән эшлим. Ә балалар үзләренә булган игътибарны күреп, елдан-ел иҗади яктан үсәләр, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап сөендерәләр, — дип елмая Петр Петрович, шәкертләренә сөеп карап.

Аның фикеренчә, керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү мөһим. Республикабызда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы исә нәкъ менә шушы максатны күздә тотып үткәрелә дә инде. Һәр халыкның теле, мәдәнияте әнә шулай буыннан-буынга күчәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев