Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Самарцевлар: «Гаилә бәхете — зирәклек һәм сабырлыкта»

Туган як тарихын өйрәнү музеенда озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче, зөбәрҗәт, алтын, сапфир, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче парлар хөрмәтләнде.

Виктор һәм Наталья Самарцевлар быел сапфир туйларын билгеләп үткәннәр. Алар Кама автотехникумында укыганда танышканнар. Мәхәббәтләренең ныклыгын сынган егет белән кыз соңгы курста укыганда чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Икесе дә озак еллар автоагрегат заводында хезмәт куйганнар. Виктор Борисович — Иске Зәй егете, ә Наталья Васильевна — Лениногорск районыннан.

— 1978 елның 4 ноябрендә язылыштык. Ул вакытта ЗАГС Нефтьчеләр проспектында иде. Башта улыбыз Игорь, өч елдан Максим, аннан кызыбыз Ксения туды. Бүгенге көндә өлкән улыбыз гаиләсе белән Чиләбедә яши, ә кечесе Мәскәү астында. Оныгыбызга инде 21 яшь, ул Казанда архитектор булып эшли, — дип таныштырды үзләре белән Самарцевлар.

Кайчандыр Яңа Зәйдә яшәгән гаилә Иске Зәйдә төпләнгән. Без алардан гаилә бәхете сере белән уртаклашуларын да сорадык.

-Зирәклек һәм сабырлыкта. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Әмма без ничек кенә булса да, бик тиз дуслашабыз. Виктор кызганда мин тыныч булам, ә мин кызганда ул боз кебек салкынга әйләнә, — дип Наталья Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев