Салымнар түләр чак җитте
Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән 2,9 млрд сум күләмендә түләячәк.
Банклардагы кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ, банклар һәм «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясе биргән мәгълүмат нигезендә исәпләнгән. Күрсәтелгән мәгълүматлар Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисында «Керемнәр» бүлегендә чагыла.
НДФЛга кертем суммасы түгел, ә календарь ел дәвамында алынган процентлар суммасы һәм 1 млн сум күләмендә исәпләнгән процентлар суммасы һәм календарь елында һәр айның беренче числосына гамәлдә булган Россия Банкының төп ставкасының максималь әһәмияте арасындагы аерма салына. Әйтик, 2023 елда максималь ставка 1 декабрьгә 15 процент тәшкил иткән.
Димәк, салынмый торган керем лимиты 150 мең сум тәшкил иткән. Физик затлар бер ел эчендә кертемнәр буенча процентлар суммасы лимиттан артып киткән очракта НДФЛ түләргә тиеш булачак. Шул рәвешле, кертемнәр буенча процентлар суммасы бу лимиттан артып китсә, салым процентлар суммасы белән лимит арасындагы аермадан исәпләнә. Шул ук вакытта НДФЛ ставкасы 2023 елга гомуми керемгә бәйле һәм 5 млн сумга кадәр булса — 13 процент, ә аннан артык булса 15 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев