Салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне
Россия Федераль салым инспекциясенең 11нче районара Түбән Кама бүлеге салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.
Сорау, мөрәҗәгатьләр белән бүген кичке сәгать 8гә кадәр, 26 октябрьдә көндезге сәгать 9дан кичке 8гә кадәр әлеге салым инспекциясе бүлегенә килергә мөмкин. Анда белгечләр салым түләү үзенчәлекләре, түләү вакытлары һәм башка кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирәчәк. Салым инспекциясе сайтында шәхси кабинетта теркәлергә теләүчеләр өчен дә ярдәм оештырыла, моның өчен үзең белән паспорт алып килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев