Салкынча һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак
Республикада атна ахырына кадәр салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Татарстан Гидрометеорология үзәге шулай дип хәбәр итә.
Бүген һәм иртәгә болытлы һава булачак. Төнлә термометр баганалары шул ук +9.. +14 градус күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +18.. +24кә кадәр җылына.
Кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 20, 21 һәм 22 июньдә чираттагы циклон якынлашачак. Яңгырлы һава торышы урнаша, көннәр тагын да салкынрак була – +16..+21 градустан да артык түгел. Татарстанда температура фоны нормадан 3-5 градуска түбән булачак.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев