Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Салават күпере» балалары Муса Җәлил иҗатын кечкенәдән өйрәнеп үсәләр

Муса Җәлилнең Герой-шагыйрь булуын, аның иҗатын балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш. Шул максатлар белән «Салават күпере» бакчасында кичә узды.

Өлкәннәр төркеменә йөрүче сабыйлар сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аның тормышына кагылышлы сорауларга җаваплар эзләделәр. 

Кызлар-малайлар  шагыйрьнең «Кызыл ромашка» шигыре буенча бию башкардылар. Ак таҗлы ромашкалар, тамашачы күз алдында җанланган кебек булдылар. 

Әдипнең балалар өчен язылган шигырьләре —зур тәрбия чарасы. Алар гади генә телдә нәни дусларга үгет-нәсихәт бирәләр. Балалар сәхнәләштереп күрсәткән «Карак песи» шигыре моңа мисал. Әлеге шигырь аша сабыйлар да алдашу, урлашу кебек начар сыйфатларны сеңдермичә, матур гамәлләр генә эшләргә кирәклеген аңладылар. 

Бакчада туган телебезгә мәхәббәт, халкыбыз язучы-шагыйрьләренә хөрмәт балалар күңеленә кечкенәдән сеңдерелә. Монда татар теле тәрбиячесе Венера Алексееваның өлеше зур. Чараны Венера Васильевна үзе алып барды. 

Әдәби чарага балалар чын күңелдән әзерләнгән. Аларны матур чыгышларга әзерләүдә тәрбиячеләре Розалия Солтанова, музыка җитәкчесе Лена Рыцова зур тырышлык куйган. 

Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында җылы һәм тәрбияви кичә узды. Балалар да бүләксез калмады — матур китапларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев