Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сак булыгыз! Салкыннарда янгын чыгу куркынычы арта

10 – 11 декабрьдә район янгын күзәтчелеге хезмәте ике чакыру алган. Бер очракта – гараж, икенчесендә сарай янган.

10 декабрьдә 21 сәгать 18 минутта 88нче янгын сүндерү частена Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә Кызыл Армия урамында бер хуҗалыкта гараж яна.

“Янгын электр җиһазларының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан”, - ди инспекторлар.

11 декабрьдә 1 сәгать 40 минутта Югары Мәлем авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә бер шәхси хуҗалыкта сарайда ут чыккан.

“Салкыннар башлану белән янгыннар чыгу куркынычы арта. Бу электр белән тәэмин итү системасына йөкләнешнең шактый артуына, бигрәк тә шәхси секторда өстәмә җылыту чараларын кулланганда мич, газ яки электр җиһазларының төзек булмавына бәйле. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Гади генә кагыйдәләрне үтәп, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин”, - дип мөрәҗәгать итә зәйлеләргә янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Бәла-каза булган очракта, кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Фото район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев