Сак булыгыз: мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.
Ике очракта да зыян күрүчеләр кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иткән мошенниклардан зыян күргән. Гомуми зыян күләме 273900 сум тәшкил итә.
«Мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылды», — дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Шулай ук компьютер мәгълүматларына законсыз керү очраклары да теркәлгән. Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүенчә, мондый очраклар бездә дә теркәлгән. Кырыгалдарлар, шәхси кабинетка кермәкче булып, смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны сорыйлар. Аны кулга төшергән очракта, кешенең шәхси мәгълүматлары белән эш итү мөмкинлеге алалар.
«Чын хезмәткәрләр беркайчан да смс-хәбәрдәге кодны яки акча күчереп карауны сорамый. Мондый очракта, сөйләшүне өзеп, порталның рәсми номерына шалтыратырга кирәк», — ди полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев