Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз: мошенниклар алдауның яңа схемасын куллана башлаганнар

Узган атнада Зәйдә бер кешегә җитәкчесе исеменнән ялган хәбәр җиткергәннәр.

Зәйдә яшәүче берәүгә Телеграм мессенджерында җитәкчесе исеменнән ялган хәбәр килә: ул эшләгән учреждениедән мәгълүмат таралуы һәм монда әлеге кешедән шикләнүе турында хәбәр итә. Аннары аның белән янәсе Тикшерү комитеты һәм үзәк банк хезмәткәрләре элемтәгә кергән һәм үзәк банкта акчаларны тикшерү сылтавы белән зыян күрүче билгесез счетларга 2 миллион 350 мең сум акча күчергән. Икенче көнне зыян күрүче мошенникларга кредит рәсмиләштерүне туктату өчен 538 мең сум акча җибәргән.

«Әлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды, оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев