Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлауларга гаиләләр белән килүчеләрне сюрпризлар көтә

Билгеле булганча, без 15-17 март көннәрендә Россия Президентын сайлыйбыз. Зәй муниципаль районында әлеге мөһим сәяси вакыйгага барлык 61 сайлау участогы да тулысынча әзер. Тавыш бирү шәһәрдә – 20, авыл җирлекләрендә – 41 сайлау участогында барачак. Инде участок комииссияләре тиешле технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән, алар закон нигезендә эш алып бара. Быелгы сайлауларда тавыш бирү участокларына гаиләләре белән килгәннәрне сюрприз көтә.

Сайлау участогында тавыш биргәннән соң,  гаилә әгъзалары “Всей семьей на выборы” дип язылган бләзекләрне киеп фотога төшәргә мөмкиннәр. Ә  бләзекләр һәр сайлау участогында булачак. Фотоларны социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларыгызда 15,16,17 март көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы и #ТатарстанАлга хэштэглары белән урнаштырырга кирәк. Әлеге хэштэгларны куеп фото урнаштыручылар бәйгедә катнаша. 
Фотобәйге исә өч сайлау көне дәвамында бара. Төп бүләк – өч  Lada Vesta автомобиле.
Автомобильләрне уйнату графигы:
15 һәм 16 мартта — берәр автомобиль «Татарстан Алга» сообществосында туры эфирда кичке сәгать 9да уйнатыла.
17 мартта —тагын бер автомобиль “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында туры эфирда кичке сәгать 8 тулып 10 минутта уйнатыла. 
Ә бләзекләр алган гаилә әгъзаларына  үз шәһәрендәге мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек тә бирелә.  
Зәйдә бләзеккә ия булган сайлаучылар 15-17 мартта иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр туган як тарихын өйрәнү музеена бушлай керә ала. 
Шушы көннәрдә иртәнге сәгать 10нан  кичке 4кә кадәр урман буендагы чаңгы юлларында йөрү өчен чаңгылар бушлай бирелә.
 “Энергетик” Мәдәният сараенда 15 мартта кичке сәгать 6да “Сокровища партизанского леса”, 16 мартта  кичке сәгать 4тә    “Судьба диверсанта”, 17 мартта көндезге сәгать 2дә “Вызов” фильмнары бушлай күрсәтелә. Шулай ук теләгән кешеләр балчыктан фигуралар әвәләп ясау мастер-классында катнаша ала (16 март сәгать 10да), кәгазьдән сувенирлар ясау дәресләре 17 мартта көндезге сәгать 11дә оештырыла. 
17 март көнне кичке сәгать 4тән 8гә кадәр “Яшьлек” боз сараенда бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла.     

Тавыш бирүдә актив катнашу сорала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев