Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сайлау нәтиҗәләрен бирәбез

Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына Рөстәм Миңнеханов өчен иң күп тавыш бирелгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмате буенча, ул сайлауларда 88,09 процент тавыш җыйган.

Икенче урында - Хафиз Миргалимов, аның өчен сайлаучыларның 4,95 проценты тавыш биргән. Өченче урында – 4,17 процент тавыш белән Руслан Йосыпов. Виталий Смирнов өчен Татарстан халкының 1,89 проценты тавыш биргән.

Шулай ук  муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнашты, алар арасында  төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим иткән 2,6 меңнән артык кеше бар. Зәйлеләр исә республика җитәкчесен сайлау белән бергә  җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатлары өчен дә тавыш бирде. 20 шәһәр, 157 район депутаты биш елга срок белән сайланды. Әлеге мәгълүматны район һәм шәһәр территориаль сайлау комиссияләре тәкъдим итә.

Әлеге ссылкалар буенча исемлекне кереп карый аласыз. 

/images/uploads/ckeditor/docx/68c912ba3980a_Заинский район - Образец № 04_ч.2 ст. 121_Общие данные о результатах выборов.docx
/images/uploads/ckeditor/docx/68c912cf408a0_город Заинск - Образец № 04_ч.2 ст. 121_Общие данные о результатах выборов.docx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев