Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Шәһри Казан. Язмыш» - тормыш турында шәп газета!

«Зәй-информ» редакциясенә «Язмыш» газетасының яңа саны кайтты.

Бу санда сез:

"– Өйдәгеләргә яңалыкны ничек җиткердең?

– Әнигә кайткач әйттем. "Җүләрләндеңме әллә?" - диде. Әмирнең әтисен искә төшерде. "Мин аларны бер-берсеннән аермыйм, ул бар һәм булачак", - дидем. 

– Бергә яши башлагач, нишләп бетәрсез? Монда - гектарлаган җир эше, сезнең тәрбиягә мохтаҗ гаилә, тегендә - яшь ир, яңа тормыш көтә...

– Ул миңа, тәкъдим ясаган көнне үк: "Кайчан минем янга күченәсең?" - диде. Өйдә авыру әнием бар, улым III курста укый, тәкъдим ясадылар дип кенә җилбәзәкләнеп чыгып китә алмыйм. 

– Винарис сезгә кияү сыйфатында кайттымы әле?

– Юк. Концертына әзерләнде бит. "Лилиям, ярдәм кирәкме, кайтыйммы?" - дип көн дә сорый үзе. Эшеңне кара, моңа кадәр ялгыз тарткан мин, кәләш булгач кына егылмыйм, дим". 

Бу санның төп кунагы Арчаның үзендә яшәүче җырчыбыз Лилия Хәмитова белән әңгәмәдән бер өзек.

Шулай ук бу санда:

- артроз белән ничек көрәшергә;

- Украинада махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Югары Ослан районы егете Азиз Саттаров турында әнисе Зәйтүнә апа  Әхмәтова белән әңгәмә; 

- вәгазь;

- "Кара эт каргышы", дип аталган үзәк өзгеч язма;

- шигъри мизгел;

-сер сөйлим рубрикасы;

- сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләр;

- мәзәкләр;

- сканвордлар...

Болар барысы да "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында. 24 битлек язмышлар - алырга ашыгыгыз!

Газетаны Т. Ялчыгол урамы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан редакциядән үзегезгә уңайлы вакытта килеп сатып ала аласыз. Бәясе бары тик 25 сум.

Реклама. АО "Татмедиа" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев