«Шәһри Казан. Язмыш» - тормыш турында шәп газета!
.
"Шәһри Казан. Язмыш" - тормыш турында шәп газета!
"– Туганнарың да җырлыймы?
– Бөтенебез дә җырлый.! Горурланып әйтәм, әткәем, мәрхүмкәем, гармунда да уйный, матур итеп җырлый да иде... Әнкәемнең җырлавы искиткеч!
– Беренче никахың уңышсыз булган икән. Ни өчен?
– Уңышсыз булса, ул гаиләдә ике бала тумаган булыр иде. Беренче гаиләмдәге тормыш иптәшем Лилияне бик хөрмәт итәм. Беренчедән, ул - мине, мин аны сайлаган булганбыз. Ә инде 11 ел яшәгәннән соң, ниндидер сәбәпләр аркасында бергә яшәүне туктатканбыз икән, димәк, шулай кирәк булган.
– Сез көнчеме?
– Түгел дип әйтә алмыйм. Элек нык көнләшә идем. Яшь вакытта бермәлне хатын-кызларга карата бөтенләй ышанычым бетте".
Бу санның төп кунагы Чаллыда яшәп иҗат итүче, танылган автор-башкаручы, бик күп көйләр авторы Ринас Әхмәтов белән әңгәмәдән бер өзек.
Шулай ук бу санда:
- психолог киңәшләре;
- өч баланы ятим иткән фаҗига күпләрне тирән кайгыга салды. Ялгыз калган ир Рафаэль Мөхәммәтов белән әңгәмә;
- ураза хикмәтләре;
- ятим-кимнәр турында хикәя;
- мәхәббәт тарихы;
- сәламәтлеккә кагылышлы соау-җаваплар;
- тормыштан алынган күңелне актарып чыгарырлык язмалар;
- хуҗабикәләргә киңәшләр...
Болар барысы да "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында. 24 битлек язмышлар - алырга ашыгыгыз!
Газетаны Т. Ялчыгол урамы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан редакциядән үзегезгә уңайлы вакытта килеп сатып ала аласыз. Бәясе 25 сум.
Реклама. АО "Татмедиа"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев