Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шәһәр көнендә зәйлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Шәһәр көнендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин Зәй районы үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә “Хезмәт кешесе” конкурсында җиңүчеләр дә  бүләкләнде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр дә хөрмәтләнде.

Зәй шәһәр Советы депутаты Сергей Максимов һәм «Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире Энҗе Әгъләмова Татарстан Дәүләт Советы Рәисе  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  Район башлыгы ярдәмчесе Татьяна Токмаковага ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Киноучреждение кассиры Надежда Марафитовага – “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе, “АвтоСтрой” ҖЧШ эшләр башкаручысы Алексей Хөсәеновка “Татарстанның мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе тапшырылды. “Татмедиа” АҖ филиалы “Зәй информ” баш редакторының электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Эльмира Шабрина «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасына лаек булды.

«Хезмәт кешесе» район конкурсының җиңүчесе дип “Восток” агрофирмасы әйдәүче агрономы Людмила Горваль, «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСы техник хезмәт күрсәтү цехының 6нчы разрядлы балта остасы Илсур Исмәгыйлев, көчәнеш астында эшләү үзәгенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Олег Кондратенко, “Техно” заводы өлкән вагранчысы Илья Маклыгиннар танылды.

Зәй автомобиль юллары идарәсенең элекке җитәкчесе Фидаил Хәернасов, “Сәфәр” ҖЧШ җитәкчесе Николай Тихонов, “Гидромаш” ҖЧШ директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Винтер, Зәй политехник көллиятенең производствода укыту мастеры Анатолий Полозенко, активистлар Василий Абрамов, Эркин Касымовка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Техно” заводы җайланмаларны ремонтлау буенча мастеры Игорь Никитин, шәхси эшмәкәр Виталий Софин, Ал. Бистәсе мәктәбе технология укытучысы Нияз Хәлиуллин, 9нчы мәктәпнең хезмәт укытучысы Рөстәм Фәйзуллин район башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев