Сәгыйть Рәхмәтуллин: «Әгәр дә кешенең иҗади сәләте бар икән, димәк, ул начар кеше түгел»
12 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының кадрлар хезмәте көне билгеләп үтелә. Полиция хезмәте шәхси состав белән эшләү бүлегеннән башлана, диләр. Дөрестән дә, алар бүлеккә эшкә урнашырга килүчене каршылыйлар, әңгәмә барышында аның белем дәрәҗәсен һәм һөнәри әзерлеген бәялиләр.
Зәй эчке эшләр бүлеге ветераны Сәгыйть Рәхмәтуллин 15 ел югары квалификацияле белгечләрне сайлап алу белән шөгыльләнгән. 1975 елда район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары итеп күчерелә, ә 1978-1988 елларда сәяси бүлекчә башлыгы урынбасары булып эшли.
— Ул елларда милиция башлыгы гомуми бүлек эше өчен җаваплы иде, ә замполит турыдан-туры кадрлар белән эшләде. Мин тәрбия эше алып бардым, яңа хезмәткәрләрне кабул иттем, шәхси составны укыту, мәдәни ялны оештыру белән шөгыльләндем, хезмәткәрләрнең дисциплинасын контрольдә тоттым. Ә ул вакытта гражданнардан милиция хезмәткәрләренә аноним хатлар килә иде, гаиләләрне дә тикшерергә туры килде. Әгәр дә ниндидер гадәттән тыш хәлләр, шәхси состав арасында хокук бозулар булса, шунда ук Эчке эшләр министрлыгының иминлек хезмәтеннән республика белгечләре килеп, тикшерү үткәрәләр иде. Чыннан да, мин бу эшне югары дәрәҗәдә алып бармасам, погоннарымнан мәхрүм булган булыр идем. Моннан тыш, торак бүлү, хезмәткәрләрнең балаларын бакчаларда урыннар белән тәэмин итү дә минем өстә булды. Ә ул елларда бу мәсьәләләрне хәл итү авыр иде, — дип искә ала хезмәт куйган елларын Сәгыйть абый.
Ул чорда милиция бүлеге Төзүчеләр урамындагы баракта урнашкан була. Милиция хезмәткәрләренә дә шундый бараклардан яшәү урыны бирелә.

Ул бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы полиция хезмәткәрләренең эшенә карап, эш шартларының сизелерлек яхшыруын билгеләп үтә. Иркен һәм җылы кабинетлар, телефоннар һәм компьютерлар, автомобильләр бар, әмма кадрлар җитмәве сизелә.
Сәгыйть Рәхмәтуллин намуслы тырыш хезмәте өчен "Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Почет китабы«на кертелгән, I, II, III дәрәҗә «Намуслы хезмәте өчен» медальләре, «Милиция отличнигы» күкрәк билгесе, Эчке эшләр министрлыгы ветераннарының «Почет билгесе» медальләре, күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
— Ничек кенә булмасын, беренче бүләк алуым бүгенгедәй хәтеремдә. 1978 елда Зәй эчке эшләр бүлеге коллективы СССРның эчке эшләр органнары арасындагы социалистик ярышта җинаятьләрне ачуда ирешкән уңышлары һәм коллективның тырыш хезмәте өчен СССР Эчке эшләр министрлыгының вымпелы белән бүләкләнде, — ди хезмәт куйган чорларына кайтып Сәгыйть абый.

Сәгыйть абый белән Вәсимә апа Рәхмәтуллиннар матур, тату гаиләдә ике бала үстерделәр. Бик күпләргә үрнәк булып яшәделәр һәм хезмәт куйдылар алар. Вәсимә Мөхәммәт кызы безнең хезмәттәшебез, «Зәй офыклары» газетасының күренекле, көчле журналисты иде. Вәсимә апабыз зәйлеләр күңелендә тормыш сөючән, көчле оптимистик рухлы, ачык йөзле, искиткеч яхшы һәм шат күңелле кеше буларак калды. Рәхмәтуллиннар иҗади гаилә дә, Сәгыйть абый өздереп гармунда уйный, Ә Вәсимә апа җиңел итеп бии иде. Хәзер дә Сәгыйть абый шатланган, моңланган чакларында да кулына гармунын алып, үзе яраткан көйләрне сыза.
«Әгәр дә кешенең иҗади сәләте бар икән, димәк, ул начар кеше түгел», — ди Сәгыйть Рәхмәтуллин.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев