Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шәфкать туташы да, җырчы да, шагыйрә дә

Зәебезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә җылы эчтәлекле кичәләр оештыру дәвам итә.

Бүген дә биредә искиткеч атмосферада киңкырлы талант иясе белән зәйлеләр чын күңелдән аралашты.  “Тәвәккәл таш яра” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә кунагы  Бөтенроссия патриотик җырлар фестивале лауреаты Илзирә Ибраһимова булды. Үзенчәлекле очрашуга шәһәр-районның әдәбият-мәдәниятка гашыйк актив кешеләре килде.  

Үзәк китапханәгә әлеге талант иясен чакыру идеясе китапханәчеләрдә  Тукай районы Биклән авылында яшәүче бик күп җырлар авторы, шагыйрә Рәзинә апа Сәетгәрәева белән булган очрашудан соң туа. Алма агачыннан ерак төшми, дигән халык әйтемендәгечә, Илзирә менә шушы иҗат остасының кызы. Бүгенге очрашу да нигездә әнә шул ике иҗат дәрьясының кушылып зур ташкын булып агылуына багышланды. 

Илзирә әле җыр, шигърият дөньясына бик күптән кереп китмәсә дә, бу юнәлешкә тартылуында әнисенең роле зур булуын ассызыклый. 

- Мин кечкенәдән җырларга яратсам да, ныгытып зур сәхнәгә чыгып халык алдында чыгыш ясауларым әле 2023 елдан гына башланды. Һәм тәүге җырым әнием иҗат иткән “Тормыш яратканны ярата” исемле булды. Әле дә ул минем репертуарымда иң кадерле җырларның берсе. Хәзер без әни белән бер тандем булып иҗат итәбез, бер-беребезне тулыландырабыз, - ди ул.  

Илзирәнең әле нәсел очы Зәй районына да барып тоташа икән, аның әнисе ягыннан әбисе Югары Пәнәче авылыннан булган.

 “Сәлимә әбиемне кызганыч мин белми калдым, аны фотолардан күреп кенә беләм, шулай да менә бүген әбием якташлары, зәйлеләр белән очрашуыма шатмын”, - дип елмайды ул.

Ә Илзирә Ибраһимова үзе төп һөнәре буенча медицина хезмәткәре.  Ул бүгенге көндә Чаллының 5 нче хастаханәсендә, офтальмология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли.  Шифаханәдә авыруларны дару белән генә түгел, үзенең моңлы җырлары белән дәвалаучы, актив позицияле шәфкать туташы Илзирә. Коллективта тырыш, үрнәк хезмәткәр булса, сәхнәдә көр тавышлы, беренче мизгелдән үк җырның мәгънәсен тыңлаучы күңеленә юнәлтә белүче җырчы, диләр аның турында. Әле алай гына да түгел, ул Чаллының “Каймак” ресторанында чит илдән килгән кунакларга татар-җыр моңнарын ирештерергә дә өлгерә. Кичәне алып баручы Лилия Әхмәтҗанова аннан ничек барысына да өлгерәсез, төп һөнәр итеп медицинаны сайлавыгыз авыр түгелме, дигән сорауны бирде. Илзирә, үзенең җитди урыны медицинада булуын кистереп әйтте.

- Безнең бер туганыбыз шәфкать туташы булып эшли иде, аның ак халаттан авыруларга ярдәм итеп йөрүен кечкенәдән күреп, бу һөнәргә гашыйк булып үстем мин. Бер дә медицина өлкәсен сайлавыма үкенгәнеп юк, яратып эшлим эшемне. Әти-әнием дә миңа фатыйха биргәндә, җитди һөнәр сайларга киңәш иттеләр. Бүген менә сәламәтлек тармагын да, җыр, иҗатны да бердәй яратып яшим. Ә чын күңелдән яратып башкарган эш ялыктырмый ул, һәрберсенә үз вакыты бар, - дип  елмая гүзәл ханым.

Чыннан да Илзирәгә карагач сокланмый мөмкин түгел, төрле эшләргә дә өлгерә, тормыш иптәше белән ике ул да үстерәләр, үзе дә матурлык алиһәседәй ханым. Әле соңгы вакытта үзе дә шигырьләр язып, аларны композиторлардан көйгә салдырып җырларга керешкән.

Ә җырлары нигездә патриотик темага. Аның репертуарында “Көрәшчеләр гимны”, “Шәфкать туташлары гимн”ы кебек рух күтәрә торган җырлар шактый.

- Мин җырлый башлаганда үзебезнең татар эстрадасын өйрәндем һәм миңа анда патриотик темага җырлар аз тоелды. Тавышым да әлеге темага бару сәбәпле мин бу теманы бик якын иттем, чын күңел биреп башкарам аларны. Халыктан кайтаваз да күп бу уңайдан, тыңлаучы сусаган бу җырларга.  Әлбәттә, махсус хәрби опреация бару да моңа сәбәп булды, ил сагында торучы  егетләребезнең рухын күтәрү теләге көчле булды, - ди ул.

Әле 23 февраль уңаеннан Татарстаннан хәрби зонага барган зур иҗат делегациясе составында да Илзирә Ибраһимова булган. Ул очрашу барышында андагы кичерешләрен сөйләгәндә күзләре дымланды. 

“Без землянкаларда да җырладык, солдатларның ял урыннарында да концерт куйдык, егетләр белән шәхсән аралаштык. Бу сәфәрдән соң минем тормышка карашым  яшәү мәгънәсенең никадәр мөһим булу төшенчәсе белән үзгәрде, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлылыкның мөһимлеген тагын да аңладым”, - дип ассызыклады ул.

Очрашу кичәсе исә автор башкаручының шигырьләрен уку, Илзирә Ибраһимованың йөрәк түреннән чыккан моңнарын тыңлау белән аралашып барды. Кичәдә катнашучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Китапханә директоры Сәрия Батршина иҗат остасына уңышлар теләп, зәйлеләр исеменнән очрашуга вакыт табуы өчен рәхмәт белдерде.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев