Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сабыйларга – Тукай турында

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан районыбызда төрле чаралар уздырыла.

«Алдынгылар хәрәкәте» проекты кысаларында «Якты коңгыз» балалар бакчасында да мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән темага әдәби кичә узды.

Балалар Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халык уеннары уйнадылар. Кичә Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Әдәби кичә бик күңелле һәм эчтәлекле узды. Балалар күңелендә онытылмас истәлекләр калдырды.

фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев