«Сабантуй-2025» кә рәхим итегез!
Зәйдә милли бәйрәмебез 7 июньдә узачак.
Ипподром:
09.00 – ат чабышлары
11.00 – мотокросс
Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы:
09.00 – көрәш башлана
10.00 – спорт ярышлары
12.00 – театрлаштырылган тамаша
12.40 – бәйрәмнең рәсми өлеше
13.30 – “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре чыгышы
15.00 – Татарстанның халык артисты Виталий Агапов концерты
16.00 – татар эстрадасы йолдызы Ясмин чыгышы
17.00 – Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов һәм җырчы Линара Батталова чыгышы
Мәйданчыкларда:
10:00 - 16:00 – авыл хуҗалыгы техникасы, патриотик мәйданчык, милли бәйрәм тарихы турында фотокүргәзмә, балалар мәйданчыгы, төрле милләт ихаталары, кыстыбый һәм чәй токмачы әзерләү буенча мастер-класс, халык уеннары, спорт уеннары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев