Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сабантуй-2025: авылларда Сабантуй кайчан уза?

Зәй районында Сабантуйны авыл җирлекләрендә үткәрү даталары белән таныштырабыз.

Сабантуй бәйрәме шәһәр-районда 7 һәм 8 июньдә узачак. Төрле торак пунктларда бәйрәмнең башлану вакыты төрлечә билгеләнгән.

Гүлкин авылында Сабантуй 7 июньдә уза. Бәйрәм көндезге сәгать 2дә башлана. 

Бу көнне үк Бүре-Киртә, Бохарай, Түбән Лоҗы, Кадер һәм Чыбыклы авылларында да милли бәйрәмебез үтә. Алар көндезге сәгать 3тә башланачак. Ә Карман һәм Кәрәкәс авылларында (Бигеш авыл җирлеге) бәйрәм кичке сәгать 4кә билгеләнгән.

8 июньдә Сабантуй районның зур өлешен колачлый.  Көндезге сәгать 10да тантана Аксар, Александр Бистәсе, Сарсаз-Баграж, Бигеш, Югары Мәлем, Югары Пәнәче, Югары Шепкә, Дүрт-Мунча, Әхмәт, Шыкмай, Сәрәпәле, Сәвәләй, Сармашбаш, Якты Күл, Иске Маврин, Төги һәм Урсай авылларында старт ала.

Поповка һәм Яңа Спаста бәйрәм соңрак 11дә башлана.

Исегезгә төшерәбез, Зәйдә Сабантуй 7 июньдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев