Сабаннарда тургай моңы хәбәр итә Сабантуйларын
Кәрәкәстә Сабантуйга бүләк җыючыларны авыл халкы матур итеп каршы алды.
Узган ялларда районыбыз авылларында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар.
Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе — бүләк җыю.
Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Сабантуйга бүләк җыю үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә.
Узган ялларда Кәрәкәс авылында да Сабантуена бүләкләр җыйдылар.
— Авыл халкы бердәм булып бүләк җыючыларны тәмле теле, җыр-бию, җор сүзләр, матур-матур бүләкләр белән каршы алды. Киң күңелле авылдашларыбызга, бүләк җыюда катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп биргән бүләк кенә башкаларны сөендерә, үзебезгә дә шатлык китерә, — ди Кәрәкәс мәдәният йорты директоры Рәмзия Зиазова.
Кәрәкәстә ел да Сабантуйга бүләкне бик зурлап җыялар. Элек атлар җигелсә, хәзер мотоблок бу эштә ярдәмгә килә. Мәдәният йорты кызлары матур күлмәкләрен кия. Авыл гармун моңнарына күмелә.
— Шөкер, гореф-гадәтләребез саклана. Безгә яшьләр, балалар ияреп, алар өйрәнеп үсә. Өлкәннәрнең капка саен көтәсен беләбез. Без килгәч, җырлап-биючеләре дә бар. Бүләк җыйганда, авыл уяна. Сабантуебыз бик күңелле уза, — ди Рәмзия Зиазова.
Һәр йорт үзенең бүләген әзерләгән. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлге бәйләнде.
— Бүләк җыючы милли күлмәкләр кигән егет-кызлардан күзләрне дә аласы килми. Ел саен безнең урамда зур, матур бәйрәм ясап китәләр. Бүләкләрне алдан ук әзерләп куябыз. Бик күңелле! Клуб мөдиребез Рәмзия бик оста оештыручы безнең. Бүләк җыючы егет-кызларга рәхмәт. Балачак искә төшә. Сөлге җыючыларны табыннар корып көтеп торучылар бар, — ди Рушания Әхтәмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев